Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Коткаручылар Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Президенты сайлауларында катнашуны сорады

ТР Президентын сайлау 2020 елның көзендә булачак.

Янгын сүндерү-коткару спорты буенча ТР җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан 2020 елның көзендә республикада узачак Татарстан Президентын сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорады. Үтенечне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35нче махсус идарәсенең хәрби һәм физик әзерлек буенча инспекторы Игорь Сысоев җиткерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның кышкы чемпионатында Татарстанга җиңү китергән янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын котлауда катнашты. Татарстан коткаручылары шулай ук 2018 елда чемпион һәм 2019 елда көмеш призерлар булды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җиңүләр – барлык коллектив һәм тренерларның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев