Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Котыру авыруына каршы

Алабуга ветеринария берләшмәсе башлыгы Рафаил Хәйриев хәбәренә караганда, районда котыру авыруы билгеләре булган эт табылган.

Әлеге чир котырган төлке аша күчкән булырга мөмкин. Лаборатория тикшерүләре шуны раслаган.

Алабуга районы Мурзиха авылында 28 июльдә котырган төлке үтерелгәннән соң, 5 августта, Татарстан Президенты карары белән, әлеге җирлектә хайваннарга карата котыру авыруына каршы карантин игълан ителгән иде. 8 сентябрьдә исә котыру авырулы эт табылган.

"Эткә чирен күчергән төлке әле тотылмаган, димәк, башка хайваннарга да йоктыру куркынычы бар. Бүген Мурзиха авылында карантин чаралары үткәрелә: һәр хуҗалыкта, эт белән песидән башлап эре мөгезле терлеккә кадәр, барлык хайван тикшерелә. Аларга котыруга каршы вакцина ясала", - ди Рафаил Хәйриев.

Ветеринарлар, хайван тешләгән очракта, кичекмәстән табибләргә мөрәҗәгать итүне сорый. Котыру авыруын йоктырмас өчен, тиешле чараларны вакытында күрү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев