Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ковид белән авырган алабугалыларны тирәнтен тикшерәләр

Коронавирус йогышын кичергән гражданнарда өзлегүләрне иртәрәк ачыклау максатыннан, тирәнтен диспансеризация башланды.

Йогышлы авыруның авыр төрен кичерүчеләр өчен бу аеруча мөһим. Сәламәтләнгәннән соң, күбесе үзен начар хис итә, озакка сузылган авырулары көчәя. Табиблар йөрәк, кан тамырлары, үпкә, бөер, бавыр һәм башка системалардагы хроник авырулар көчәюен вакытында күреп алып, пациентның хәлен бәяли ала. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча нинди дә булса авыру табылган очракта, андый кеше мәҗбүри диспансер тикшерүенә куела.

Тирәнтен тикшерү профилактик медицина тикшерүләре яисә яшь буенча диспансерлаштыруга өстәмә үткәрелә. 

Диспансерлаштыру ике өлештән тора. Беренчесендә:
— тыныч хәлдә канның кислород белән тулылыгын (сатурация) үлчиләр;
— 6 минут йөреп килүле тест уздыралар;
— спирометрия ясыйлар;
— канга гомуми клиник анализ (киңәйтелгән);
— канга биохимия анализы;
— D-димер концентрациясен билгелиләр;
— күкрәк читлегенә рентген ясыйлар;
— табиб-терапевт кабул итә.

Әлеге тикшерүләрнең барысын да бер көндә үтәргә мөмкин. Аның нәтиҗәләренә карап, табиблар озакка сузылган авырулар куркынычын һәм билгеләрен ачыклый, кирәк булган очракта, диагнозны аныклау өчен, пациентны тикшерүнең икенче этабына җибәрә.

Диспансерлаштыруның икенче өлешендә:
— эхокардиография ясала;
— үпкәләргә компьютер томографиясе уздырыла;
— кул-аяктагы кан тамырларын дуплекслы сканлау үткәрелә.
Хроник авырулары табылган кешеләрне тиешенчә дәвалыйлар һәм медицина реабилитациясе билгелиләр.

Беренче чиратта, диспансерлаштыруга коронавирусны уртача һәм авыр формада кичергән кешеләрне чакыралар. Алар кайсы поликлиникага беркетелгән, шуннан шалтыратачаклар. Хәбәр СМС, электрон почта яисә Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Шәхси кабинет» аша килергә мөмкин. Гражданнарны диспансерлаштыруга юллау тәртибен Россия Сәламәтлекне саклау министрлыгы билгели.

Әгәр сез коронавирус йогышлы авыруын кичерсәгез һәм сәламәтләнгәннән соң даими арыганлык, бизгәк тоту тойсагыз, сулыш ешайса, йөткерү булса, күкрәктә һәм буыннарда авырту тойсагыз, йокысызлык күзәтелсә, тикшерү үтү өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Еш хәвефләнү, депрессия, баш авырту, чәч коелу, тәнгә тимгелләр чыгу һәм диарея сәламәтлектә төрле катлауланулар барлыгын белдерергә мөмкин.
Табиб-терапевт кабул итүенә Дәүләт хезмәтләре порталы яисә поликлиника регистратурасының: 4-41-02, 4-41-03, 4-41-04, 4-41-05 телефоннары буенча язылырга була.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев