Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Күрү буенча инвалид алабугалы Игорь Бурдин шахмат һәм шашка буенча республика чемпионатында җиңүче булды

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка һәм шахмат буенча ТР чемпионаты 24-28 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә үтте.

Алабуга командасына күрү буенча инвалидлар, гомуми авыру һәм хәрәкәтләнү аппараты зарарланган инвалидлар керде.

Чемпионатта ТР шәһәр һәм районнарыннан 130 кеше катнашты.

Безнең команда түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:

Шахмат буенча 1 нче урынны Игорь Бурдин яулады. 3 нче урында - Николай Прохоров. "УкупрПласт" предприятиесе хезмәткәре Александр Веретенников шашка буенча 4 нче урынга лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев