Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кәстрүлләр җыелмасы пенсиясез калдырган

Товар сатып алу килешүен өзүдә ярдәм сорап, полициягә 67 яшьлек алабугалы мөрәҗәгать иткән.

"Ни өчен полициягә?" - дип уйларсыз сез. Бу хатын-кыз, әйбер алам дип, кабалага төшкән, ә сатып-алу килешүен төзүне ул томандагы кебек кенә хәтерли.
14 октябрьдә иптәш хатыны белән шәһәр кунакханәләренең берсенә товар тәкъдим итүләрен карарга баргач була бу хәл. Презентацияне оештыручылар аның телефонына шалтыратып, хәбәр иткән була, аның исем-фамилиясен дә алдан белеп куйганнар. Соңрак аңа чакыру кәгазе дә килә. Һава сулап керермен дип, хатын риза була. Аннан башка бу чарада тагын утызга якын кеше катнашкан. Алар һәммәсе дә аерым компьютер артында утырган. Башта "гаҗәеп товар" күрсәтелгән - гадәттән тыш үзлеккә ия булган гадәти әйберләр, янәсе аларны табып булмый, булса да, зур акчага гына. Аннан соң товар уйнатканнар - җиңүчегә табын предметлары җыелмасы һәм керамик пычакларга өстәп, отышлы бәягә кәстрүлләр җыелмасы һәм урын-җир сатып алу мөмкинлеге бирелгән. Барысы өчен дә олы яшьтәге кеше... 138 мең сум акча түләргә тиеш булган. Татлы телләре белән аны бу тәкъдимнең бик отышлы булуына, аннан баш тартмаска күндергәннәр. Аның кадәр акчасы булмаганга, оештыручылар хатынның "хәленә кереп", елына 37 процент белән 3 елга кредит рәсмиләштерәләр.
− Мине исерттеләрмени, нәрсә әйтсәләр дә, "әйе" дип җавап биреп тордым, каршы тора алмадым, − ди хатын ачынып.
Өенә кайткач кына, ни булганына төшенә ул. Сатучылары да бит, ул аңышканчы дип, такси чакыртканнар һәм әйберләрен машинага төяп, озатып җибәргәннәр.
Гади генә исәпләгәндә, өч ел өчендә 300 мең сум диярлек акча түлисе булып чыга. Килешүне хәзер инде өзеп тә булмый, чөнки вак хәрефләр белән язылган өлешендә моңа ике атна вакыт бирелгәнлеге күрсәтелгән, ә бу көннәрен пенсионер хатын кайгырып үткәргән, балаларына әйтергә дә курыккан.
− Улым белеп алгач, ачуланды, шунда ук полициягә алып барды. Заявление яздык, әмма соң иде инде. Кредит түләргә туры киләчәк. Пенсиядән яшәү өчен тиеннәр генә калачак, тик ни хәл итәсең, − ди ул.
Кредитны рәсмиләштерә торган документларга ул үзе кул куйган, шуңа күрә бу очракта закон сатып алучыны яклый алмый.
− Үз имзагызны сала торган документларга карата игътибарлы булырга киңәш итәбез. Бу бигрәк тә олы яшьтәге кешеләргә кагыла. Ашкмагыз, балаларыгыз белән киңәшегез. Сатучыларны алдакчы дип тә гаепләп булмый, алар үз әйберләрен сата, − ди Алабуга Эчке эшләр инспекторы Любовь Бикмуллина.
Эшләнгән эшне кайтарып булмый. Бәлки, бу вакыйга башкалар өчен уйламыйча кабул ителгән карарлардан саклануга сабак булыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев