Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кыңгыр эштә тоткарланган

Шәһәр суды тарафыннан Алабугада яшәүче хатын-кызга карата гаепләү карары чыгарылган. Ул законсыз рәвештә наркотиклар саклау һәм аларны сатарга тырышуда гаепләнә.

Әфьюнлы матдәләрне ул законсыз рәвештә Казанда сатып алган һәм Алабугага алып кайтып яшергән. Алга таба "Телеграмм" интернет-кушымтадан файдаланып, сатып алучыны тапкан һәм законсыз сату гамәленә керешкән.

Тойма һәм Мәскәү урамнары чатында наркотик матдәнең шактый күләмен сатып алучы ролен үтәүче затка сатарга ниятләгән вакытта, ул наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Кесәсендә шулай ук наркотик матдә табылган. Суд карары буенча бу хатын 8 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев