Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Кылкаләм осталары бишек тирәсендә...

Шушы көннәрдә Алабуга тарихи-архитектура музей тыюлыгында заманча рәсем сәнгате буенча "Колыбельная. Бишек җыры" VII Халыкара симпозиум уза. Симпозиум Россия тарихы, Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы һәм И.И.Шишкинның 180 еллыгына багышлана.

"Колыбельная. Бишек җыры" симпозиумында катнашучылар хезмәтләреннән торган күргәзмә тантаналы рәвештә 16 июньдә ачыла. Сәнгати проектта 35 кылкаләм остасы катнаша, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына. Алар җиде илдән: Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Россиянең биш республикасыннан - Башкортстан, Бурятия, Марий-Эль, Татарстан, Удмуртиядән килгән осталар.

VII Халыкара "Колыбельная. Бишек җыры" арт-симпозиумының максаты: тасвирый сәнгатьтә гаилә йолаларын яктырту, яшь осталар иҗатында этник фольклорны саклап калу.

Алабуга музей-тыюлыгы озак еллар инде Халыкара статуста чаралар оештыра. Аларда 13 илдән ике йөздән артык рәссам катнашканы бар.

http://intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев