Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзнең беренче көнендә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.

Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.

Моннан тыш, Татарстан буенча кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр булуы ихтимал, боз яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче талгын җил кайчагында секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Республика буенча тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Якты вакытта һава +23, +28 градуска кадәр, ә төбәкнең көнчыгыш районнарында +32 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе, 2 сентябрьдә, Татарстан территориясендә тотрыксыз, яңгырлы, яшенле һәм урыны белән көчәюче җиле булган җылы һава торышы саклана. Термометр баганалары 27 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Җомга көнне, 3 сентябрьдә, температура фоны +18 градуска кадәр төшәчәк. Яңгыр һәм яшен булу ихтималы саклана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев