Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Легендар пилот, хәзерге вакытта «КАМАЗ-мастер» командасын җитәкләүче Владимир Чагин Алабуга яшьләре белән очрашты

Визит вакытында Владимир Чагин яшь спортчыларның күнегүләрен күзәтте һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Алабуга картингчылары легендар пилот, хәзерге вакытта «КАМАЗ-мастер» командасын җитәкләүче Владимир Чагин белән очрашты.
Үз вакытында нәкъ менә картингтан аның автоспорт белән мавыгуы башлана, аның белән ул инде 7 яшьтән үк шөгыльләнә.
Визит вакытында Владимир Чагин яшь спортчыларның күнегүләрен күзәтте һәм аларның сорауларына җавап бирде.
— Кыз кеше «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты була аламы? — дип кызыксынды малайлар белән беррәттән 3 ел мотокартинг секциясендә шөгыльләнүче 9 яшьлек Полина Андреева.
— Әлбәттә, була. Син хәтта беренче кыз-пилот була аласың. Пандемия белән бәйле чикләүләр бетерелгәч, безгә экскурсиягә килегез, — дип чакырды балаларны Владимир Геннадий улы.
Билгеләп үтик, бүген Балалар техник иҗат үзәгенең мотокартинг берләшмәсендә 70тән артык бала шөгыльләнә. Дәресләр вакытында алар карт белән идарә итәргә генә түгел, аның төзелешен дә тикшерергә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр.
— Балаларның күзләрендә чагылган ихлас кызыксынуны күрү минем өчен бик куандыргыч булды. Картинг — ул спортның бер төре генә түгел, бу балалар, яшьләр өчен техника белән танышу, машина йөртү тәҗрибәсе алу мөмкинлеге дә. Машина йөртү хокукы алгач, алар үзләрен руль артында ышанычлырак хис итәчәк, ә кемдер, бәлки, профессиональ спортчы дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитәр, — диде Владимир. Ул билгеләп үткәнчә, педагоглар үз тәрбияләнүчеләрен картларны җыюга да җәлеп итеп, дөрес эшли.
Шулай ук Владимир Чагин шәһәр укучылары һәм студентлары белән очрашты. Ул ничек итеп командага механик булып эләгүе һәм узышларда беренче җиңүе турында сөйләде. Аның хөрмәтенә чемпион хәтта Хеопс пирамидасына менәргә хәл иткән. Һәм моны эшләгән дә!
Аның сүзләренә караганда, уңышка ирешү өчен, яшьләр үз алларына амбициоз максатлар куярга тиеш һәм шул вакытта барысы да килеп чыгачак.
— 90нчы елларда без Дакар финишына кадәр барып җитүне максат итеп куйдык. Безне бернәрсә дә туктатмады: авырлыклар да, акча җитмәү дә. Без максатыбызга ирешергә теләдек. Һәм булдырдык та! Чигенмәскә, һәрвакыт алга барырга кирәк. Үзегезгә амбициоз максатлар куярга курыкмагыз. Нәрсәне дә булса бер көн эчендә эшләргә җитешмәсәгез, икенче көнне эшләп бетерегез. Ул вакытта яшәү дә кызыграк, куйган максатларыгызга да ирешәчәксез. Үзегезгә ошаган һөнәрне сайлау бик мөһим. Ул чагында сез эшләргә мәҗбүр булмаячаксыз, ә бары тик яраткан эш белән шөгыльләнәчәксез. Миңа бәхет елмайды — яраткан шөгылем эшем дә булды, — дип йомгаклады «Дакар легендасы».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев