Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Лекарево халкы яңа медпунктта эшләүче фельдшер кызны авыл егетенә димли

Лекарево халкының хыяллары тормышка ашты. Бу авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Моңа кадәр Лекарево медпункты почта һәм авыл үзидарәсе белән зур булмаган бинада эшләде. Бу бина да күпне күргән, шактый таушалган хәлдә иде.

Хәзер медицина ярдәменә мохтаҗ авыл халкы өр-яңа, курчак өен хәтерләткән ФАПка мөрәҗәгать итә ала. Ә аларны монда медучилищены яңа гына бетереп килгән яшь табиб каршы ала. Алабуга кызы Кәүсәрия Ситдыйкова өчен Лекарево медпункты - беренче эш урыны. Бирегә ул быелның февраль аенда килеп эшли башлаган. Көн саен Алабугадан килеп йөрергә туры килсә дә, Кәүсәрия үз эше белән бик канәгать. Авыл тормышы да ошый аңа. Авыл халкы исә, ярымшаярып, ярым җитди төстә яшь табиб кызны авыл егетенә кияүгә чыгарга димли.

Шушы көннәрдә Лекаревода ачылган модульле ФАП Мальцево һәм Бехтерево авылларындагы медпунктларга бер тамчы судай охшаган.

Биредә процедура һәм акушер бүлмәсе, табибның кабул итү кабинеты бар. ФАП яңа заманча җиһаз белән тәэмин ителгән, үз җылыту системасы һәм канализациясе дә бар. Яңа медпункт урнашкан урында су белән проблемалар булуга карамастан, муниципалитет ярдәме белән монда скважина борауланган.

Лекарево авыл җирлеге башлыгы Клавдия Парамонова яңа медпункт ачылуга авылдашларыннан да күбрәк сөенгән ахрысы:

- Районның башка авылларында яңа ФАПлар төзелә башлагач, аларга хәтта көнләшеп карый идем. Тик ике ел элек Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов бездә дә шундый медпункт ачылачак дип вәгъдә итте. Ул безгә иң әһәмиятлесен - өмет бирде.

Ике ел эчендә Алабуга районында 19 ФАП төзелгән һәм төзекләндерелгән. Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина әйтүенчә, мондый зур эшләрне башкарып чыгу федераль һәм республика социаль программаларында катнашу һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.

Сабина КАЧАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев