Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Лесные пчелы” командасына муниципалитеттан бүләк – сәяхәт

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев "Лесные пчелы-2005" командасына Финляндиягә сәяхәт вәгъдә итте.

Алабуганың “Лесные пчелы-2005” яшүсмерләр хоккей командасы бөтен Россиягә танылды − егетләр “Алтын алка” Бөтенроссия ярышларында абсолют чемпион булды. Россиянең төрле почмакларыннан 50дән артык иң яхшы команда катнашкан хоккей ярышларының өченче этабы Сочида 24 февральдән 3 мартка кадәр узды. Алабуга командасы көндәшләрен 5:1 исәбе белән тар-мар итте. 

Җиңүчеләрне аэропортта чәчәкләр һәм музыка белән каршы алдылар, ә Алабугага кайткач, ресторанда тантаналы кичке аш оештырдылар. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев, җиңү өчен рәхмәт белдереп, егетләргә муниципалитеттан бүләк −Финляндиягә сәяхәт вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев