Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен әкият

18-24 ноябрь көннәрендә Чаяннарны романтик маҗаралар көтә, дип кисәтә йолдызлар.

КУЧ­КАР. Сезне бик кызыклы атна көтә. Алдыгызда яңа офыклар, яңа мөмкинлекләр ачылачак. Зирәклеккә өйрәнәчәксез, кемнәрнеңдер серләренә төшенәчәксез.

ҮГЕЗ­БО­ЗАУ. Күңелегездә "диктатор" хисе уянырга мөмкин. Максатларыгызга ирешү өчен бик әйбәт булса да, шәхси тормышыгызда начаррак чагылыш табарга мөмкин.

ИГЕ­ЗӘК­ЛӘР. Атна башындагы уңышларыгыз үзегезне әле бик озак җиңүче кебек хис итү мөмкинлеге бирер. Ялгыз Игезәкләр, ниһаять, үзләренең бердәнберләрен табар.

КЫС­ЛА. Алдыгызда ачылган мөмкинлекләрдән файдалана белсәгез, бик күпләрне көнләштерерлек уңышларга ирешәчәксез. Һич югында күңел түрегездә йөрткән максатларыгызга якынаячаксыз.

АРЫС­ЛАН. Күтәренке кәефегез, йөзегезгә чыккан тормыш сөючәнлегегез эш-гамәлләрегезне менә дигән итеп башкарып чыгуга китерәчәк.

КЫЗ. Ниятләрегезне тормышка ашыра башлаганчы, барысын да җентекләп уйлагыз. Кайсыларына күбрәк әһәмият бирергә кирәклеген билгеләгез, юкса берсенең дә очына чыга алмаячаксыз.

ҮЛ­ЧӘҮ. Ыгы-зыгылы, тынгысыз атна. Алдыгызда матур гына мөмкинлекләр ачылса да, юлларыгыз бигүк туры булмаячак. Шунысы әйбәт: көтелмәгән хәлләрдә җебеп калмаячаксыз, бәлки моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кыюлык күрсәтеп, теләгәнегезгә ирешәчәксез.

ЧА­ЯН. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне җылыту өчен уңай чор. Тик атна урталарында хисләнеп китеп, романтик рухтагы маҗараларга эләгүегез бар.

УКЧЫ. Атна башында кәефегез шәптән булмаячак. Тормышыгыз сез уйлаганча начар түгел, бары тик үзегездә көч табып, тирә-юнегезгә күз салырга һәм моны күреп ала белергә генә кирәк.

КӘ­ҖӘ­МӨ­ГЕЗ. Уңышлар сезгә, әлбәттә, елмаячак, тик кайвакыт җиңүегез артык кыйммәткә төшәргә мөмкин. Тәнкыйть сүзләрен, үзегезгә хас булганча, сабырлык белән үткәреп җибәрсәгез, шәт, барысы да сез теләгәнчә килеп чыгачак.

СУ­КО­ЯР. Тормышыгызда көтелмәгән борылыш булырга мөмкин. Эчке сиземләвегез һәм барысын да алдан уйлап эш итә белүегез үзегезгә дөрес юл табарга ярдәм итәчәк.

БА­ЛЫК. Күңелегезне тынгысызлык биләп алыр. Үз эчегезгә бикләнмәгез, проблемаларны онытырга тырышыгыз. Тирәгездәгеләрнең йогынтысына бирешмичә, үзегезгә таяныч ноктасы табыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев