Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр өчен әкият (18 – 24 гыйнвар)

Йолдызлар фаразынча, киләсе атнада Балыкларның матди хәле яхшырачак, Үлчәүләр үзләре өчен мөһим булган бер хәбәр алачак.

КУЧКАР. Тормышыгызның кайсы өлкәсен алсак та, һәркайда тулы тәртип. Тирәгездәгеләрне рухландыру, аларга көч бирү сәләте артачак. Бик матур сюрпризлар көтегез.

ҮГЕЗБОЗАУ. Тормышыгыздан үтә зур канәгатьлек хисләре кичерерсез. Үзегез белән очрашкан дус-ишләрегез, таныш-белешләрегез, килеп туган хәлләр - барысы да күңелегезгә фәкать тынычлык кына иңдерәчәк. Һич көтмәгәндә алдыгызда зур мөмкинлекләр ачыла.

ИГЕЗӘКЛӘР. Килеп туган хәлләр теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне дәлилләүне таләп итәчәк. Тирәгездәгеләр исә фикерләү рәвешегезне чиктән тыш тупас дип бәяләргә мөмкин.

КЫСЛА. Эшләрегез шактый ук шома барыр. Тик аларның нәтиҗәсе үзегезне канәгатьләндерер, дип әйтеп булмас. Ниндидер мөһим эшләрнең очына чыгып, күңел тынычлыгы алачаксыз.

АРЫСЛАН. Бу атнада Арысланнарның серкәләре су күтәрмәс шикелле. Аның каравы тирәгездәгеләрнең үзегезне ничегрәк бәяләүләрен белү мөмкинлеге ачылачак. Бу бәяләү дигәнебез күңелегезне төшерердәй булмас сыман.

КЫЗ. Бу көннәрдә кемнәргә нәрсәләр бирергә теләсәгез, шуны алырсыз, ә тирәгездәгеләр сезгә үзегез теләгәнне бирер. Итәгатьле мөнәсәбәтләр, күңелле очрашулар өчен менә дигән атна. Ялгыз кызларның үз парларын табу ихтималы зур.

ҮЛЧӘҮ. Бу атна ташкын булып агылачак мәгълүматлар арасында үзегез өчен бик файдалы хәбәрләр булырга охшап тора. Белеп торыгыз: алар ярдәмендә сез бик акчалы һәм дә абруйлы кешегә әйләнергә мөмкинсез.

ЧАЯН. Килеп туган хәлләр Чаяннарда уңай тәэсирләр генә калдырачак. Ул гына да түгел, алар әле хисләрегезне тулырак белдерү, ниндидер бер шәхси теләгегезне тормышка ашыру мөмкинлеге дә бирәчәк.

УКЧЫ. Килеп туган хәлләр автомобиль яисә башка техника сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Тирәгездәгеләр арасыннан бер кеше белән ачыктан-ачык сөйләшү ниндидер кыенлыклар аркасында төртелеп калган эшләрегезнең алга китүенә этәргеч ясаячак.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Ниндидер мәсьәләләрдә якыннарыгыз каршы төшеп ачуыгызны чыгарырга мөмкин. Яңа елда искиткеч шәп бүләкләр кабул итәргә әзер булып торыгыз.

СУКОЯР. Мин-минлегегезгә бераз тиярләр бугай. Якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләрдә дә кайбер кытыршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Аның каравы атна бик шәп яңалыклар белән тәмамланачак.

БАЛЫК. Үтә матур вакыйгалар, берсеннән-берсе күңеллерәк яңалыклар көтегез. Матди хәлегезнең яхшырачагы көн кебек ачык. Кыскасы, тормышыгызның кадерен белеп кенә яшисе дә яшисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев