Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әлмәттә җылылык өчен килгән соңгы исәпләүләрдән соң «кайнар линия» эшли башлаган

Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактураларны алганнан соң шәһәр халкы социаль челтәрләрдә төркемнәргә оеша. 

Әлмәттә җылылык өчен килгән соңгы исәпләүләрдән соң «кайнар линия» эшли башлаган.

«11 гыйнварда 13 сәгатьтән «Открытый Альметьевск» базасында ТКХ мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Җылылык өчен исәпләүләр белән бәйле заявкалар 8 (8553) 00-00-00 номеры буенча тәүлек әйләнәсендә кабул ителәчәк. Эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 17 сәгатькә кадәр шалтыратырга була. Белгечләр һәр фатирның исәпләүләре белән шәхси тәртиптә аңлату алып барачак. 17 сәгатьтән соң шалтыратуларны диспетчер кабул итә һәм аларны ул икенче көнне иртән белгечкә тапшыра. Шуннан соң белгеч конкрет телефон номеры буенча шалтыратып, исәпләүләр буенча сөйләшәчәк», — диелә белдерүдә. 
Шәһәр хакимиятенең бу инициативасы Әлмәт халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алгач барлыкка килгән сорауларның күпчелеге белән аңлатыла. 

«Фатир өчен түләү галәмәт зур — 8 мең сум күләмендә килде, шуның 4 меңе җылылык өчен. Пенсионерларга ничек яшәргә?» — дип сорау бирә шәһәр халкы. Кайберәүләр фатир өчен 11 мең сум язылган квитанция алган, шуның 8 меңе җылылык өчен. 

Чаллыда да шуңа охшаш хәл. «Декабрь өчен 6400 сум килде, шуның 4500е — җылылык өчен. Ау, сез анда алтын кирпечләр ягасызмы әллә?» — дип яза Чаллыда яшәүче. Мондый язмалар социаль челтәрләрдә бик күп. 

Счет-фактураларны алганнан соң шәһәр халкы социаль челтәрләрдә төркемнәргә оеша башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев