Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Кәбировның «Киллер» китабы Уфада сатыла башлады

Китапны 52 сәүдә ноктасында алырга була.

Татар язучысы Марат Кәбировның «Киллер» китабын Уфаның 52 сәүдә ноктасында сатып алырга була. 

Китап бестселлер булып танылды. Ике мең данә булып басылып чыккан тиражның 70 проценты ике атна эчендә сатылып беткән. Бу хакта "Татмедиа«ның ваклап сату департаментында хәбәр иттеләр.

«Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Китапны «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатып алырга була. Бәясе нибары 100 сум. Китап — кесә форматында. 

Редакция адресы: Төзүчеләр урамы, 16 а йорт. 
Тулырак мәгълүмат 3-81-11 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев