Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы

Илнең Төп Законындагы үзгәрешләр Россия халкының хезмәтенә хөрмәтен һәм аларның хокукларын яклауны ныгытачак.

Россиялеләр тормышында Конституциягә төзәтмәләрдә хезмәт итүчеләргә карата хөрмәт, хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү уңай чагылыш табачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белән уртаклашты.

“Әлбәттә, мин төзәтмәләрне хуплыйм. Россия – гаять зур табигый байлыклары булган ил, хезмәт кешесе монда яшәргә хокуклы. Бу юлы Конституция хезмәт кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнсен өчен, аның хокукларын ныгыта, бу бик яхшы”, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Хәзерге вакытта ил икътисады кешеләр турында яхшырак кайгыртырга, белем, сәламәтлек саклауны камилләштерергә, пенсия һәм социаль түләүләрне индексацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый таләпләрне илнең Төп Законында беркетү хакимият вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.

Моннан тыш, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә социаль әһәмияткә ия үзгәрешләр дә бар, мәсәлән, балаларны һәм гаиләләрне яклау, волонтерлык хәрәкәтенә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев