Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Садыйков һәм Марина Патяшина — Татарстанда ел медиашәхесләре 

20 ноябрьдә Казанда 23 нче «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. 

Башкалада 20 ноябрьдә журналистлар өчен «Бәллүр каләм» бәйгесе нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Быел «Ел медиашәхесе» номинациясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиңүче булды.
«Медиашәхес» җиңүчеләре икәү. Быелгы ел тарихка коронавируска каршы тору елы буларак кереп калачак. Конкурс комиссиясе рәисе — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре «ТР» газетасының баш мөхәррире Александр Латышев билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау вәкилләре пандемиягә каршы көрәштә алгы рәттә, шуңа күрә алар -махсус номинациядә җиңүчеләр.
Республика журналистика конкурсы Татарстанда 1998 елдан бирле уздырыла һәм әлеге өлкәдә иң абруйлы дип санала. Быел катнашучылар татар, рус һәм чуаш телләрендә 1 453 эш тәкъдим иттеләр. Гомуми приз фонды 440 мең сум тәшкил итте, ә Гран-при иясе «Лада Гранта» автомобилен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев