Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марат Садыйков төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә куркынычсызлык чараларын югары бәяләде

Республиканың сәламәтлек саклау министры РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүен оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде. Министр үз тавышын Казанның 68нче мәктәбендә бирде.
«Барлык куркынычсызлык чаралары да сакланган. Сез үзегез күрдегез, социаль дистанция саклана, температура үлчәнә, битлекләр, перчаткалар бар, участок комиссиясе әгъзалары белән аралашу — барысы да югары дәрәҗәдә», — дип билгеләп үтте ул журналистлар белән әңгәмәдә.
Марат Садыйков илнең Төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирде. Аның фикеренчә, безнең дәүләтнең төп бурычы — халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм гомер озынлыгын арттыру. 
«Медицина ярдәме илнең бөтен территориясендә һәркем алырлык, үз вакытында һәм сыйфатлы булырга тиеш. Нәкъ менә бу үзгәрешләр приоритет буларак ныгытылган», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев