Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Марина Патяшина Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчермәячәкләр дип ышандырды

Татарстанда коронавирус белән 25 укытучы һәм 7 укучы авырган.

Татарстанда балаларны дистанцион укытуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда коронавирус белән 25 укытучы һәм 7 укучы авырган. Бүгенге көндә ике бала савыгып, укуны дәвам итә, калганнары әлегә карантинда.
Ведомство башлыгы педагогик состав һәм укучылар арасында Covid-19 авыруы очракларына тиз реакциянең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эпидемиягә каршы чараларны оператив рәвештә үткәрә: авыруны изоляцияли, контактлы затларны күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев