Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Март ахырына кадәр 20 дәүләт хезмәте порталның яңа версиясенә күчәчәк

Дәүләт хезмәте порталына 100дән артык хезмәт өстәләчәк.

Ел ахырына кадәр яңа платформада халыкка иң кирәкле 100 дән артык хезмәт күрсәтеләчәк, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Яңа платформада сервисларның яңа формалары кертеләчәк. Әйтик, апрель аенда порталның яңа версиясе буенча ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшләячәк тавышлы ярдәмче барлыкка киләчәк. Кулланучылар, сорауларга җавап биреп, формаларны тутыра алачак. Ә җәйгә кулланучыларның шәхси кабинеты һәм порталның төп бите үзгәрәчәк.

Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының яңа версиясе ике атна элек эшли башлады. Моңа кадәр порталның интерфейсы 2010 елда барлыкка килгән вакыттан бирле үзгәрмәде. Быел ТР социаль яклау министрлыгы порталга тагын 59 хезмәт өстәргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев