Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Машина йөртүчеләрне йөк ташу кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында кисәттеләр

Татарстанның региональ автомобиль юлларында 8 автомат үлчәү пункты эшли.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе авыр йөк транспортын йөртүчеләргә штрафка эләкмәс өчен йөк ташу кагыйдәләре турында искә төшерде.

Авыр йөк транспорты махсус рөхсәт буенча йөрергә тиеш. Моннан тыш, йөк авырлыгы параметрларын арттыру да тыела. Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, йөк ташучыга карата штраф салыначак. 
Йөк үлчәү автомат пунктларыннан үткәндә, авырлыкның нормадан артык булуы турында мәгьлүмат махсус таблода күрсәтелә. Машина йөртүчеләргә йөк авырлыгының артык булуы турында хәбәр итү өчен infoktg.ru. сайты кулланыла. 
Татарстанның региональ автомобиль юлларында 8 автомат үлчәү пункты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев