Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Машиналар сатыла, эш урыннары булачак

Ford Sollers заводында җыелган 1200 Ford Transit коммерциячел автомобиль дилерларга җибәрелгән.

Алабугада бу машиналарны 2012 елның гыйнварында җитештерә башладылар. Рәсәйдә җыя башлау белән Ford Transit машиналарына сорау артачак, дип белдерә Ford Sollersның маркетинг, сәүдә һәм сервис буенча вице-президенты Марк Симпсон. Бу, үз чиратында, алабугалылар өчен яңа эш урыннары бурлыкка киләчәк дигән сүз. Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында, заводның җитештерүне модернизацияләве сәбәпле, 370кә якын хезмәткәр оптимизациягә эләкте. Хәер, ул вакытта ук завод җитәкчелеге, быелның язында хезмәткәрләр санын икеләтә арттырачакбыз дип ышандырган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев