Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәчетләбездә бәйрәм намазы укылды

Бүген күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете! Алабуга шәһәре һәм районында барлыгы 10 мәчет бар: 5се районда, 5се шәһәрдә. Шуларның берсе булган, шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә гает намазы узды.

Мәчетебезгә барлыгы 800дән артык кеше җыелды. Шуларның 120дән артыгы Корбан чалырга ризалык белдергән. Район буенча бәйрәм намазын укырга мәчетләргә якынча 3 мең тирәсе мөселман дин кардәшләребез җыелган.

Бәйрәм намазы алдыннан Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин барлык мөселманнарны үз исеменнән Корбан гаете белән котлады һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау сүзләрең җиткерде. Мөселлман дин кардәшләребезне Алабуга районы башлыгы Генадий Емельянов исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов та тәбрикләде.

- Барчагызга да сәламәтлек, бәхт, озын гомер, тынычлык һәм иминлек телим, - диде ул.

Әлфия апа Нуриәхмәтовага 80 яшь.

- Гает намазына килдем. Ел саен Корбан чалдырырга тырышам. быел, мөмкинлегем булгач, сыерга кушылдым. 4 кеше исеменнән чалдырабыз. Бер өлешен үземә алып калып, ике өлешен мохтаҗларга таратырга җыенам, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев