Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

МЧС министры Евгений Зиничев һәлак булган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы өйрәнүләр вакытында, кешене коткарганда һәлак булган.

Норильск шәһәрендә Россиянең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын ликвидацияләү эшләре министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев һәлак булган.

Һәлакәт Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында килеп чыккан. Бу хакта министрлыкка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Евгений Зиничевка нибары 55 яшь кенә тулган булган.

«Тирән кайгы белән Норильскида арктик зонаны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча ведомствоара өйрәнүләр барышында кеше гомерен саклап калу өчен, МЧС башлыгы Евгений Зиничев фаҗигале төстә һәлак булды», — дип белдерә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат чараларында. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев