Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов: Исерек шоферларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200дән артык кешенең гомере өзелгән, аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган.

Исерек килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр — җинаятьчеләр, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында.

Утырышта Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда 200дән артык кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булганлыгын әйтте. Аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган.

Хохоринның докладын тыңлап, Рөстәм Миңнеханов исерек шоферларга җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.

«Әгәр кеше исерек килеш руль артына утыра икән — бу бит куркыныч кеше. Бу җинаятьче. Без моңа чик куярга тиеш. Исерек шоферларны кызганырга ярамый, аларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев