Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов Махсус Олимпиада үткәрү турында: Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк

2022 елгы Махсус Олимпиада Казанда өч меңгә якын делегат җыячак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram битендә Казанда Махсус олимпиада үткәрүгә багышланган видеоролик бастырды. Видео аша Россиянең танылган спортчылары уеннарга үз карашларын белдерә. Республика җитәкчесе шулай ук үз фикерен җиткерде.

«Казан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннарын кабул итәчәк! Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк!» — дип язды ул.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бөтендөнья уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Казан өч меңгә якын делегат — спортчылар, партнерлар, тренерлар, спорт командалары әгъзаларын кабул итәргә ниятли. Чараны үткәрүгә өч меңгә якын волонтер җәлеп итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев