Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты

Укучылар соңгы модель планшет компьютерлар алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә йөкләмә биргән. Сүз хәзер төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүче 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Хәзерге җаваплы чорда – чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнү вакытында балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел, ” – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай итеп, ТР Президенты соңгы модельле 2 мең планшет сатып алырга кушкан. Җайланмалар мәктәпләргә тапшырылачак, аннан гаиләләргә биреләчәк. Уку тәмамланганнан соң, планшетлар мәктәпкә кайтарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев