Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов патент турында: Бизнес өчен шартлар тигез булырга тиеш

Парламентарийлар салымның патентлы системасын кертү турындагы законда үзгәрешләрне хуплады. 

Депутатлар салымның патентлы системасын куллануга кагылышлы закон проектын кабул итте. 

Документ буенча, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләренең исемлеге (шул исәптән ЕНВД кулланылганы да) 63тән 80гә кадәр арта. 

ТР Дәүсоветының 18нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча аңлатма бирде. 

Президент сүзләренчә, эшмәкәрлек белән бәйле вәзгыять күзәтү астында булачак. 

«Катлаулы моментлар булган очракта, мәсьәләне карауны сорап, без парламентка мөрәҗәгать итәрбез. Бизнеска безнең ярдәм кирәк булуын аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул. 

Закон проектын Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдир итте. 
Министр 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДның бетерелүе хакында искә алды. Аның сүзләренчә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәтенә ЕНВД режимын озайтуны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. 

Бу ел башыннан ЕНВД түләүчеләр кимеде, дип сөйләде Шаһиәхмәтов. Сәбәпләрнең берсе — салымның башка режимнарына күчү. 

ЕНВДны кулланучы 15 меңгә якын урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре салымның яңа режимын сайласа, 14 меңгә якыны әлегә карар кабул итмәгән. 

Парламентарийлар «О введении на территории Республики Татарстан патентной системы налогообложения» законына үзгәрешләр кертүче закон проектын хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев