Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» китабын тәкъдим итүдә катнашты

Китап татар һәм рус телләрендә дөнья күргән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» дигән өч томлык басманы тәкъдим итүдә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Китап ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татар һәм рус телләрендә дөнья күргән. Тиражы — 1 мең данә.

Әлеге уникаль хезмәт Татарстан тарихын 1124 кешенең язмыш призмасы аша ачып бирә. Алар - үз вакытында шәһәр яки район җитәкчесе вазифасын биләгән һәм бүген дә шушы вазифаны башкаручы кешеләр. Басмада күпсанлы архив фотолары урын алган.

Китапны әзерләү процессы ике ел дәвам итте, диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров. Шушы вакыт эчендә Россия төбәкләре, шулай ук Беларусь, Украина һ.б. илләрнең архивларына йөздән артык сорау җибәрелгән, ветераннар һәм аларның якыннары белән 700дән артык очрашу үткәрелгән.

Әлеге китапны, Татарстан тарихын, шулай ук шәһәр һәм район җитәкчеләре турындагы хәтерне кадерләп саклау өчен, китапханә һәм музейларга тапшырачаклар.

Татарстан Президенты проектның иҗат коллективына гаять зур хезмәт башкарганы өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов китапны тәкъдим итү вакытында әлеге хезмәтнең баш редакторы Индус Таһировка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев