Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Миңнеханов Яңа ел төнендә җәмәгать туклану объектлары эшенә кагылышлы мәсьәләне өйрәнергә кушты 

Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка компетентлы ведомстволар бәйрәм көннәрендә кафе-рестораннарның эшләү мөмкинлеген өйрәнә. 

Татарстан Президенты тарафыннан Роспотребнадзорга Яңа ел төнендә җәмәгать туклану объектлары эшенә кагылышлы мәсьәләне өйрәнергә дигән йөкләмә бирелде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 
Галимова сүзләренчә, Миңнеханов әлеге сорауны күргән һәм Роспотребнадзор штабына мөмкин булган рискларны өйрәнергә тәкъдим иткән. 
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итүенчә, чараларны катгыйлату яки йомшартуга кагылышлы теләсә нинди карар административ тәртиптә генә кабул ителми. Бу эш, мөмкин булган барлык рискларны исәпкә алырлык берничә ведомство тарафынан башкарыла. 
Әлеге мәсьәлә буенча шушы көннәрдә карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев