Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Минзәләдән Данила Новиков «Ты супер!» тапшыруында ярымфиналга чыкты

Якшәмбе көнне НТВ каналында «Ты супер!» тамашасының 4нче сезоны үтте. Минзәләдән килгән Данила Новиков чыгышы тамашачыны таң калдырды.

Әти кеше гел янәшә булырга тиеш булса да, малайны әбисе тәрбияли. Данила аңа машина бүләк итү турында хыяллана.

Беренче класстан бирле Данил мәктәп түгәрәгендә вокал белән шөгыльләнә, ә моннан ике ел элек музыка мәктәбендә вокал һәм баян классы буенча укый башлый.

Киләчәктә профессиональ артист булырга хыялланган малай Игорь Крутой җитәчелегендәге «Добрая волна» фестивалендә төрле номинацияләрдә ике мәртәбә чыгыш ясый һәм икесендә дә җиңүгә ирешә. «Төп максатым җиңү түгел, мин башкаларның чыгышын карыйм, яңа алымнарга өйрәнәм, яңа дуслар табам, ә иң мөһиме, мине күрәләр, сәләтемне бәялиләр», — ди Данил Новиков.

«Ты супер!» халыкара вокаль тамашада катлаулы язмышлы балалар катнаша. Проект яшь сәләтләргә вокаль мөмкинлекләрен ачарга һәм профессиональ музыкаль карьерада беренче адымнар ясарга ярдәм итә. Сәхнәдәге һәр чыгыш артында катлаулы һәм, еш кына, ачы язмышлар яшеренгән.

Тапшыруның беренче ике сезонында Россия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Белоруссия, Казахстан, Латвия, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Германия һәм Сириядән килгән балалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев