Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Мирас волонтерлары мәктәбе» Казанның иреклеләр элитасын әзерли

Быел «Мәдәният» илкүләм проекты буенча гамәли-теоретик курс 2000 кешене колачлаячак.

9 октябрьдә Казанда «Мирас волонтерлары мәктәбе» социаль практик-теоретик курсының икенче сезоны эшли башлый. Курс «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
«Волонтерлар мәктәбе» кураторы Фәридә Зәбирова сүзләренә караганда, 2020 елда ун төбәк проектта төрле программалар буенча катнаша. Узган ел "Мирас волонтерлары мәктәбе«н биш төбәк, шул исәптән Татарстан да узган.
«Бу-гражданнарны мәдәни мирас объектларын саклау темасы белән таныштыруга юнәлдерелгән агарту проекты», — диде Фәридә Зәбирова.
Бу сезонда инициатива 2 мең кешене колачларга планлаштыра, шуларның 40ы Казанда. Быел хәрәкәт координаторларын әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк.
Казанда "Мирас волонтерлары мәктәбе"н узарга теләүчеләргә сайтта (dobro.ru яки волонтерынаследия.рф) теркәлергә кирәк. Курс берничә көнгә исәпләнгән һәм инде 18 октябрьдә төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев