Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит!

Алабуга быел да республика акциясенә кушылды. Аңа старт 4 августта бирелде.

Алабуга шәһәрендә һәм районда быел беренче сыйныфка 900 бала бара. Ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлеге инде әзерләнгән. Инвалид, аз керемле һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 150 балага беренче сентябрьгә кадәр мәктәп кирәк-ярагын бирәчәкләр.

Беренче класска баручы мөмкинлекләре чикләнгән ун балага барлык кирәк-ярагы белән ортопедик мәктәп букчалары Спас ярминкәсенең төп сәхнәсендә тапшырылды.

Акция кысаларында бирелә торган ярдәмне балалар ишегалды бәйрәмнәрендә алачак. Алар шәһәрдә 15 августта башланыр дип ниятләнә.

«Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит!» акциясенә үз өлешләрен шәһәрнең предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, район һәм шәһәр депутатлары кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев