Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Морт авылы укучылары яңа клубта беренче спектакль куйды

Күптән түгел Морт авылында ачылган яңа клубның өр-яңа сәхнәсендә мәктәп укучылары спектакль куйды. Тамашага әти-әниләр, укытучылар, авыл халкы чакырылган иде.

Спектакль Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әсәре буенча куелды. Туп-тулы тамаша залы балаларның һәр чыгышын алкышлар белән каршы алды, сәхнәдә чыгыш ясаучы кечкенә артистларга көч һәм дәрт биреп торды.

Илназ Гаффанов, Айсылу Исрафилова, Инсаф Миңнәхмәтов, Фирүзә Гобәйдуллина, Зөһрә Әхтәмова, Гөлназ Фазлиева, Азалия Гайнанова, Зилия Нуриәхмәтова, Миша Голушко һәм Илшат Шәрифуллин үзләренә бирелгән рольләрне бик оста башкарды. Монда балаларның остазы - Ләйлә Фәхретдинованың өлеше бик зур. Драма түгәрәге җитәкчесе укучыларны артистлык һөнәренә өйрәтте, сәхнә серләренә төшендерде, алар белән рольләр өйрәнде, костюмнар сайларга булышты. Тамашачылар артистларның осталыгына куанып, артистлар үзләре үз иҗатларыннан канәгать булып өйләренә таралышты.

Спектакль булганның икенче көнендә үк Ләйлә Фәхретдинова үзенең укучысы Илназ Гаффанов белән Чаллы шәһәренә юл тотты. Монда алар "Бәхет йолдызы" дип аталган республика бәйгесендә катнашты. Илназ бәйгедә "Нәфис сүз" номинациясендә катнашты һәм Ләбиб Леронның "Тишек хәтер" әсәрен оста һәм сәнгатьле башкарганы өчен 1 нче урын белән бүләкләнде.

Гөлфинә ГАФФАНОВА,

Морт авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев