Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мошенник күрсәтмәләрен үтәп, алабугалы 55 мең сум акчасыннан колак каккан

Алабуга полициясе бүлегенә 30 яшьлек ханым банк картасыннан акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүче сүзләренчә, аңа, үзе белән банк хезмәткәре дип таныштырып, билгесез кеше шалтырата һәм картагыздан акча урларга маташалар дип белдерә. Шул ук вакытта зыян күрүчегә исеме һәм атасының исеме белән мөрәҗәгать итәләр. Мошенник карта буенча нинди операцияләр уздырылуын сөйли, шуннан соң, янәсе, банк карталарын мошенниклык гамәлләреннән яклау өчен, вируска каршы программа урнаштырырга тәкъдим итә. Аферистның күрсәтмәсен үтәп, алабугалы телефонына тәкъдим ителгән программаны урнаштырган. Күпмедер вакыт узгач, аның счетыннан 55 мең сумнан артык акча күчерелүе билгеле була. Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге программа ярдәмендә мошенниклар зыян күрүченең онлайн банкына керә алган. 
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев