Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мөрәҗәгать итегез!

Алабуга районы эчке эшләр бүлегендә җәмәгать Советы булдырылды. Советның төп максаты: полициянең шәһәр һәм район халкы белән бердәм эшләвенә ирешү.

М.Горький урамы, 93 нче йорт адресы буенча урнашкан эчке эшләр бүлегенең контроль-үткәрү пунктында "Гражданнарның җәмәгать Советына мөрәҗәгатьләре" дигән почта тартмасы урнаштырылды, ди полиция инспекторы Любовь Бикмуллина. Шәһәр һәм район халкының полиция эшенә кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләре һәм тәкъдимнәре җәмәгать Советы әгъзалары тарафыннан тикшереләчәк. Гражданнар яшәү урынын күрсәтеп язган очракта, кабул ителгән чаралар турында җавап биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев