Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Мөселманнар корылтае

Дүшәмбедә Казанның "Корстон" комплексында Татарстан мөселманнарының VII корылтае ачылды.

Аның эшендә Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм республика дин әһелләре катнаша.

Съездга барлыгы 950 делегат катнашты.

1989 елда Россиядә 174 мәхәллә булган. 1995 елда Татарстан буенча гына аларның саны 700гә тулган. Бүгенге көндә республикабызда 1415 мәхәллә һәм 1430 мәчет исәпләнә. Анда 1400гә якын имам хезмәт куя. Диния нәзарәтенең территориаль башкарма органнарын 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят тәшкил итә. Соңгы дүрт елда Татарстанда илледән артык яңа мәчет ачылган. Агымдагы елның 15 сентябрендә Татарстанда диния нәзарәте барлыкка килүгә 25 ел тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев