Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Музыкаль шоу финалисты Данила Новиков өчен музыкаль студия ел ахырына кадәр җиһазландырылачак

Җирле хакимият иганәчеләр исәбенә Казаннан 100 мең сумлык җиһаз кайтарта.

Минзәлә егете Данила Новиков «Ты супер!» музыкаль тамаша финалисты булды. Аңа тавыш яздыру студиясе вәгъдә ителгән иде. Бар кирәкле аппаратураны яшүсмергә инде шушы ел ахырында ук бирәчәкләр. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. 
Фатирда тавыш студиясе бүләк итү турында Данилга шоу вакытында хәбәр ителде. Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева сүзләренчә, хәзерге вакытта студия мәсьәләсе район хакимияте тарафыннан каралуда.
Республика Данилга микшер пульты бүләк иткән иде инде, район хакимиятк аңа бүләккә ноутбук биргән. Хәзерге вакытта башка мөһим җиһазларны сатып алу мөмкинлеге карала. Җиһазлар өчен тулаем алганда 108 мең сум акча кирәк. Бу сумманы иганәчеләр ярдәме белән җыярга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев