Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды

Гаризалар 25 июльгә кадәр премия.мывместе.рф сайтында кабул ителә.

#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 25 июльгә кадәр озайтылды. 1,5 ай эчендә премиягә Россиянең 85 регионыннан 15 меңгә якын гариза бирелгән. Әмма гариза бирү кампаниясенең соңгы көнендә озайтуны сорап, йөзләгән мөрәҗәгать кабул ителгән. Хәзер Премиядә катнашу өчен гаризалар 25 июльгә кадәр премия.мывместе.рф сайтында кабул ителә. Бу хакта «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО хәбәр итә.
«Премиягә карата кызыксыну бик югары. Катнашу өчен гаризалар Мәскәү өлкәсеннән, Волгоград һәм Краснодар краеннан активрак җибәрелде. Алар арасында халыкара компанияләр дә, танылган массакүләм мәгълүмат чаралары да бар. Соңгы атнада без потенциаль катнашучылардан берничә йөз мөрәҗәгать алдык, алар гариза бирергә өлгерми, әмма премиядә катнашырга зур теләк белдерә», — дип сөйләде DOBRO.RU платформасы җитәкчесе һәм Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе Советы Рәисе Артем Метелев.
Конкурс тарихында грантлар, акселератор һәм мәгълүмати кампанияләр ярдәмендә 400гә якын социаль проектка ярдәм күрсәтелгән. Конкурсның гомуми грант фонды 10 ел эчендә 150 миллион сум тәшкил иткән, ә аның лауреатлары яшьләр һәм иҗтимагый кадрлар резервына эләккән, эре форум экспертлары булган һәм ел дәвамында остазлар белән аерым эшләгән.
Әйтик, «Волонтерлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар» трекында 8 номинациянең 2сенә гариза бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», «Милләт сәламәтлеге», «Мөмкинлекләр иле», «Мәдәни мирас», «Уңайлы шәһәр», «Яшел ил», «Тормыш өчен технологияләр», «Безнең геройлар». 72 катнашучы трек җиңүчеләре булачак һәм проектларны үстерү өчен 2,5 миллион сумга кадәр грантлар отачак.
Премиядә катнашырга теләгән чит ил кешеләре өчен «We are together» трекы бүлеп бирелгән. Ул халыкара хезмәттәшлеккә һәм үз илләрендә глобаль проблемаларны хәл итүгә өлеш кертүчеләр өчен. 2021 елда трек темасы-коронавирус белән көрәш. Тректа катнашу өчен гаризалар июльгә кадәр, аерым сайтта wearetogetherprize.com/ru кабул ителә. 20 катнашучы җиңүче булачак.
Финалистларның проектларын һәм эшләрен халык тавыш бирүендә россиялеләр һәм жюри әгъзалары 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр бәяли. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МЫВМЕСТЕ Халыкара форумында игълан итәчәкләр. Бүләкләрне традиция буенча Россия Президенты Владимир Путин тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев