Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Наш День Победы" җыр марафонына Самара өлкәсе кушылды

Алар эстафетаны Башкортстан Республикасыннан кабул итеп алды.

Идел буе федераль округының "Наш День Победы" җыр марафоны Мордовия Республикасында башланып китте. Республика һәм өлкәләрдәге иҗат коллективларының җырлары 25 апрельдән җирле һәм федераль телеканалларда һәм радиостанцияләрдә, социаль челтәрләрдә #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештеглары астында трансляцияләнә. Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушыла. Җиңү көнендә легендар җыр марафонда катнашкан барлык коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Самара өлкәсеннән проектта легендар иҗат коллективы – П.М. Милославов исемендәге Идел буе рус халык хоры вәкилләре катнашкан.
- Дәүләт рус халык хорының бөтен эшчәнлеге 65 елдан артык инде патриотик тәрбия бирүгә һәм бөек илебезнең мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән, - дигән башкаручыларның инициативасы турында коллектив директоры Виталий Натаров. - Нәкъ менә шуңа күрә артистлар җыр марафонында катнашуны үз бурычлары дип санады.

Җыр эстафетасын Татарстан Республикасына тапшырып, Самара башкаручылары якташларына кыскача мөрәҗәгать язган. Анда сугыш елларында Куйбышев өлкәсеннән фронтка ярты миллионга якын кеше киткән, диелә. Һәр икенчесе кайтмаган. Калганнары фронт өчен көчле тыл булган. Куйбышев "запас башкала" исемен ала. Биредә легендар Ил-2не ясаганнар һәм Сталин бункеры төзелгән. Шостакович үзенең Җиденче симфониясен нәкъ менә Куйбышевта язып бетереп, премьерасын тәкъдим иткән. Биредә бөтен дөньяга Совет мәгълүмат бюросыннан яңалыкларны Юрий Левитан хәбәр иткән. 1941 елның 7 ноябрендәге хәрби парад сугыш чорының иң якты вакыйгаларының берсе булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев