Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Нефть табу кими

Алабуга нефтьчеләре былтыр 1960 мең тонна нефть чыгаруга ирешкән.

Бу 2015 елдагы күләмгә караганда 1,4 процентка ким. "Прикамнефть" идарәсенең башлыгының урынбасары Михаил Вьюков шундый саннар китерде.

- Нефть бәясе тиз үзгәрә, аныклап әйткәндә, аның төшүе 2016 ел башында компания эшчәнлегенең хуҗалык планнарын кире карарга мәҗбүр итте, - диде ул. Операция чыгымнарын 10 процентка, капитал кертемнәрне 30 процентка киметергә туры килде.

Бүген "Прикамнефть" идарәсе 22 нефть чыганагында эш алып бара. Аларның күбесендә эш тәмамлану алдында. Быел Алабуга нефтьчеләре 16 яңа нефть скважинасын кертергә һәм алардан 21 мең тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә нефть чыгарырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев