Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"НГДУ"ның яңа башлыгы

"Татнефть" компаниясе "Прикамнефть" идарәсенең башлыгы итеп Андрей Лаптев билгеләнгән.

Аңа кадәр ул "Баулынефть" җитештерү идарәсе башлыгының беренче урынбасары булган.

Андрей Лаптев 1969 елның 30 мартында Баулыда туган, Өфе нефть институтында укып, "тау инженеры" квалификациясе буенча югары белем алган.

Диплом алганнан соң, "Баулынефть" идарәсендә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшләгән. Аннары геолог, алдынгы инженер-технолог, 4нче цех башлыгының урынбасары, фәнни-тикшеренү һәм җитештерү эшләре цехының башлыгы, табигатьне саклау һәм нефть чыгару җиһазларын коррозиядән саклау хезмәте башлыгы, коррозия белән көрәш һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкарган.

Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе" дигән исеме бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев