Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Әниемнең җылы кочагы-2021» бәйгесе башлана

Бәйге 17 февральдә башлана һәм 3 мартка кадәр дәвам итә.

8 март — Әниләр бәйрәме уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы «Әниемнең җылы кочагы-2021» конкурсын игълан итә. Бәйге 17 февральдә башлана һәм 3 мартка кадәр дәвам итә, дип яза Татар-информ.

Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучыларга әниләр турында җыр, яисә шигырь башкарып видеога яздырырга кирәк. Нигезләмә буенча, катнашучы видеоны #әниемкочагы2021 хештегы белән билгеләп, @tatarkongress, @gulnazshayhi, @endzhe06 аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.

Катнашучыдан үзенең яшен, исем-фамилиясен һәм кайдан булуын язу таләп ителә. Әсәрләрне укыганда, яисә җырлаганда, авторы әйтелергә тиеш. Бу мәгълүматлар язылмаса, ул конкурстан төшеп кала.

Кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән эшләр каралмый. Нәтиҗәләр 8 мартта ясала. Конкурс эшләрен жюри сайлап ала. Ике номинация буенча да 1, 2, 3 нче урыннар билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев