Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Николай Валуев Алабугада завод ачты (фоторепортаж)

"Алабуга" махсус икътисади зонасында ачылган "Интерскол-Алабуга" заводы электр җиһазлары чыгару белән шөгыльләнә. Киләсе елдан заводта елына 2 миллион берәмлек продукция чыгарылыр дип көтелә.

"Интерскол-Алабуга" ышанычлы, заманча, ә иң әһәмиятлесе үтемле бәядән булган перфоратор, дрель, шлифовка машиналары, аккумулятор техникасы, электр пычкылары, газон чапкычлар һәм башкаларны җитештерә. Заводның икенче һәм өченче чиратында елына 5 миллион җиһаз чыгару планлаштырыла.

Заводны ачу тантанасында боксчы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Гадәттә заводны ачканда дәрәҗәле кунаклары кызыл тасма кисә, бу юлы исә тантанада спортчы кызыл төскә булгчн символик борысны электр пычкысы белән кисте һәм шуный белән заводны ачык дип белдерде.

Заводны ачу тантанасы турында тулырак газетаның чәршәмбе санында укырга мөмкин.

Таһир Мәхмүтов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев