Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Нижнекамскнефтехим» хастаханә өчен 20 млн сумлык җиһаз алган

Түбән Кама ЦРБсына яңа җиһаз кайтартыла.

«Нижнекамскнефтехим» компаниясе Түбән Кама Үзәк хастаханәсенә Covid-19 белән авыручыларны дәвалау өчен медицина җиһазларын сатып алган. Бу хакта мәгьлүмат белән предприятиенең генераль директоры Айрат Сафин уртаклашты. 
Сафин сүзләренчә, медикларга 2 ИВЛ аппараты, эндоскопик җиһаз, үпкәләрне сканировать итү өчен УЗИ датчигы, кислород баллоннары өчен редукторлар, медицина газлары өчен баллоннар бирелә. 
Моннан тыш, ЭКГ аппаратлары, бактерицид нурландыручылар, реанимация өчен зондлар, термометрлар, катетерлар, инвазив булмаган вентиляция өчен маска һәм башка материаллар. 
"Нижнекамскнефтехим«ның матбугат хезмәте биргән мәгьлүмат буенча, моңа кадәр дә оешма Түбән Кама Үзәк хастаханәсе өчен 8 миллион сумлык җиһаз һәм материаллар сатып алган. Моннан тыш, «Нижнекамскнефтехим» «Юность» балалар сәламәтләндерү лагерендә медиклар өчен ял оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев