Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе «Яраткан әниемә!» рәсем бәйгесенә йомгак ясады

Нәтиҗәдә, редакциябез ике җиңүчене – Алабугадан Виолетта Пичугинаны (8 яшь) һәм Яковлево авылыннан Лидия Лазутинаны (7 яшь) сайлады.

Әни — җирдә иң газиз, иң якын кеше. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр үткәргән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Чыннан да шулай бит!
Бу уңайдан без теләге булган һәркемгә рәсем бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткән идек. Бәйгедә дүрт яшьтән алып унике яшькә кадәрге балалар катнашты. Алар — шәһәр балалар бакчаларында, «Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалидлар региональ иҗтимагый оешмасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре, Иван Шишкин исемендәге беренче санлы балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Эшләр төрле техникада һәм сәнгать материалларында башкарылган — гуашь, акварель, карандаш, акбур, аппликация һәм пластилиннан ясалган эшләнмәләр, табигый материал һәм декоратив бизәү әйберләре. Шунысы сөендерә: бәйгедә авылда яшәүчеләр — Иске Юраш һәм Яковлево авыллары мәктәпләре укучылары да читтә калмады. Дөресен әйткәндә, моңа кадәр үткәрелгән бәйгеләрдә бу кадәр кеше катнашмаган иде. Барлыгы йөз рәсем җыелды! Шуңа күрә җиңүчене сайлау да җиңел булмады.
Нәтиҗәдә, редакциябез ике җиңүчене — Алабугадан Виолетта Пичугинаны (8 яшь) һәм Яковлево авылыннан Лидия Лазутинаны (7 яшь) сайлады. Кызларны җиңүче дипломнары һәм иганәчеләрдән бүләкләр көтә. Виолетта — «BOSTON» чәчәк бутигыннан чәчәк бәйләме, ә Лидия — «D&A Collection Home» йорт текстиле кибетеннән бүләк алачак.
Шулай ук редакция исеменнән «Мәрхәмәтлелек планетасы»нда тәрбияләнүчеләрне һәм И.И. Шишкин исемендәге беренче санлы сәнгать мәктәбе укучыларын дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре көтә.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Барлык иҗади эшләр «Новости Елабуги» төркемендәге альбомда урын алачак («ВКонтакте» социаль челтәре). 
Тиздән күпләрнең яраткан бәйрәме — Яңа ел җитә! Димәк, сезне чираттагы бәйге көтә. Аның турында газетаның киләсе җомга санында укый аласыз.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев