Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» хезмәткәрләре Бөтенроссия шимбә өмәсендә катнашты

Өмәдән соң филиал җитәкчесе яхшы эш өчен рәхмәт белдерде.

Бүген илнең һәр төбәгендә өмә үткәрелде. Алабуга да искәрмә түгел. «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» редакциясе хезмәткәрләре дә редакция территориясен җыештырды, чүп-чар җыйды.


Чара башланыр алдыннан хезмәткәрләргә филиал җитәкчесе Сабина Качаева мөрәҗәгать итте: «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» хезмәткәрләре өмәләрдә һәрвакыт актив катнаша. «Бөтенроссия шимбә өмәсе» искәрмә түгел. Без территориябездә тәртип урнаштыру өчен генә түгел, формаль булмаган шартларда аралашу өчен дә чыктык. Уртак көч белән шәһәребезне чистарак итәчәкбез».


— Өмәдә актив катнашу һәркемнең бурычы, — дип билгеләп үтте редакция шоферы Вячеслав Дьяконов.
— Мин шәһәребезнең чистарак булуын телим һәм һәр алабугалы шәһәрне җыештыруда катнашырга тиеш дип саныйм, дип өстәде газетаны версткалаучы Галина Феногентова.


— Бүген без территориябезне җыештырып кына калмыйбыз,ә ял көннәренә дә җитәрлек уңай энергия алабыз, — дип билгеләп үтте «Новая Кама» хәбәрчесе Мария Тимашева.
— Бу яраткан шәһәребезне чистарак итү генә түгел, хезмәттәшләребез белән саф һавада вакыт үткәрү өчен менә дигән сәбәп. Шәһәребез матур, чиста булсын өчен, һәр кеше үз территориясен җыештырырга тиеш дип саныйм, — диде «Алабуга нуры» газетасы хәбәрчесе Гөлнур Якупова.
Өмәдән соң филиал җитәкчесе яхшы эш өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев