Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өлкәннәр көненә багышланган чарада алабугалылар район газеталарын яздыра ала

Шәһәр Мәдәният йортында район газеталарына язылу оештырылачак.

1 октябрьдә, Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрү кысаларында, шәһәр Мәдәният йортында сәгать 12.00дән 13.00гә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына язылу оештырыла. 
Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгына район газеталарына язылу башланды. «Алабуга нуры» газетасына язылу бәясе 786 сум, ә «Новая Кама»га язылу 834 сум тәшкил итә. Элеккечә без сезгә альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Газетаны редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән алышлы итеп яздыру ярты елга 460 сум тәшкил итә.
Шәһәр Мәдәният йортында әбүнәчеләргә газеталар бирү яңартылды — ул чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр башкарыла.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев