Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Олы Шүрнәк авылында халыкка ял итү урыны булдырылачак

Парк эскәмияләр, тротуарлар һәм кече архитектура формалары белән җиһазландырылачак.

Юллар, яктырту, су белән тәэмин итү — халык үзара салым программасы ярдәмендә мөстәкыйль хәл итә ала торган мәсьәләләр. Хәзер авыл халкы бу юлы җыелган акчаның нинди максатларга тотылачагы турында карар кабул итә.
Шулай итеп, Морт авыл җирлегендә авыл үзәгендә мәдәният паркын төзекләндерү эшен дәвам итәргә планлаштыралар. Узган ел бу максатларга һәр кешедән 200әр сум акча җыйганнар. Бу акчаларга булачак мәдәният паркында асфальт өслекле тротуарлар салына башлаган. 
— Тротуар өлешен тулысынча тәмамлау өчен, бу юлы һәр кешедән 400әр сум акча җыячакбыз. Бу эш бер елга гына исәпләнмәгән. Паркта яктырту, ачык һавада концертлар өчен сәхнә куярга кирәк булачак. Бик күп акча таләп ителә, шуңа күрә барысын да акрынлап эшләячәкбез, — ди авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров. 
Олы Шүрнәк авылында да авыл халкы өчен ял итү урынын төзекләндерергә телиләр. Үзәк урамда эскәмияләр, яктырту, тротуар һәм кече архитектура формалары булган ял паркы төзергә планлаштыралар. Үмәк авылында халык балалар мәйданчыгы сорый, ә Югары Шүрнәктә чокыр-чакырларны тигезләргә кирәк. Җирлек башлыгы Николай Мельников билгеләп үткәнчә, аларның җирлегендә гражданнар җыеннары әлегә юк, шуңа күрә соңгы карар әле кабул ителмәгән.
— Быел җыелган акчага без трактор өчен арба, асылмалы җиһаз һәм чүп контейнерлары сатып алдык. Дәүләт керткән акча белән бергә барлыгы 659 мең сум акча җыелды. Акча җыю вакытында безгә депутатлар зур ярдәм күрсәтә — алар матди яктан авыр хәлдә булган кешеләр урынына акча бирә, — ди ул. 
Быел Иске Юраш авыл җирлегендә балалар мәйданчыгы ясаганнар. Аның өчен спорт элементларын киләсе елда сатып алырга ниятлиләр. 
— Балалар аз түгел, шуңа күрә мәйданчык буш тормый, — ди җирлек башлыгы Ренат Юнысов. 
Исегезгә төшерәбез, үзара салым программасы кысаларында халык үзе хәл итәргә теләгән мәсьәләне сайлый ала. Халыктан җыелган һәр сумга дәүләт 4 сум акча өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев