Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Пандемия шартларында Конституция буенча тавыш бирү тәртибе билгеле булды

Участокларда температураны үлчәячәкләр һәм битлек-перчатка режимы гамәлдә булачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 1 июльдә узачак тавыш бирүгә әзерлек эшләре алып бара. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәсәлән, участокка килгән кешеләр инде тавыш биреп чыккан кешеләр белән очрашмаячак. Территориаль сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавиурска тест тапшырганнар инде. Бераз соңрак аны участок сайлау комиссиясе әгъзалары узачак. Участокларда температураны үлчәячәкләр һәм битлек-перчатка режимы гамәлдә булачак. Шулай ук санитар эшкәртү үткәреләчәк. 
Тавыш бирүче паспортын ачып кына күрсәтәчәк. Участоклар битлекләр, перчаткалар, ручкалар белән тәэмин ителәчәк. 
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 2020 елның 1 июлендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев